Газетага язылу

Өч көн һәм ун мең кунак: «Татарстан нефть-газ химиясе – 2024» форумыннан ниләр көтәргә?

Өч көн, ун мең кунак һәм ике йөздән артык компанияне берләштергән күргәзмә. Башкалада «Татарстан нефть-газ химиясе – 2024» форумына әзерлек дәвам итә. Күргәзмәдә дүрт чит илдән катнашучылар да көтәләр. Тик заманасына күрә аларның исемнәрен сер итеп калдырдылар.

Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта быелгы нефть-газ химиясе форумына әзерлек турында сөйләделәр. Бу юлы ул 26–28 август көннәрендә «Казан Экспо»да узачак һәм республикада Фәнни-технологик үсеш елына багышланачак.

– Форум кысасында «TatOilExpo – 2024» халыкара күргәзмәсе дә оештырылачак. Анда барлыгы 203 компания катнашу теләген белдерде. Чагыштыру өчен, былтыр әлеге сан 180не тәшкил иткән иде, – диде Татарстан Премьер-министры урынбасары, сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко.

Аның сүзләренә караганда, күргәзмәдә катнашучылар географиясе дә киңәйгән. «Быелгы чарада илнең 25 төбәге һәм 4 чит илдән вәкилләр бар», – диде министр.

Аерым алганда, Татарстанда Кытайдан, Азәрбайҗаннан, Белоруссиядән һәм, бүгенге шартларда гаҗәп булып тоелса да, Италиядән кунаклар көтәләр. «Италиядән кемнәр килә?» – дип тә сорап куярга мәҗбүр булды брифингта катнашкан журналистлар. Уртак эшкә аяк чалучылар табылырга мөмкин булуына ишарәләп, Олег Коробченко чит ил компанияләренең исемнәрен әйтеп сөйләшүдән баш тартты.

– Ничек кенә булмасын, Европа илләрендәге хезмәттәшләребез барыбер безнең белән эшләргә кирәк икәнен аңлый һәм хезмәттәшлек итү юлларын эзли, – дип кенә чикләнде ул, итальяннарның җыенга беренче тапкыр гына килүен искә алып.

Татарстан Рәисе исеменнән, форумда катнашырга дәшеп, йөздән артык чакыру җибәргәннәр. «Өч көн дәвамында җыенда 10 меңнән артык кеше катнашачак дип фаразлана», – диде Олег Коробченко. Россия Хөкүмәте исеменнән чарада сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Михаил Юринны көтәләр. Кунаклар арасында Белоруссия Премьер-министры урынбасары Виктор Каранкевич, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Бәхрәйн Корольлеге вәкилләре дә бар.

Быел форумның эшлекле программасы тагын да баеган. Анда дүрт халыкара һәм бер бөтенроссия конференциясе узачак.

– Төп сөйләшү геология һәм нефть чыгаруга багышланачак. Шулай ук, сәнәгать экологиясе һәм иминлегенә багышланган фәнни-гамәли конференция дә узачак. Россиядә нефть-газ химиясе тармагын үстерү һәм геодезия мәсьәләләренә багышланган очрашулар да ниятләнгән, – диде министр.

Боларга өстәп, форумда алты «түгәрәк өстәл» дә үткәрәчәкләр. Аларның эшендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашачак дип көтелә. «Быелгы форумның яңалыгы – студентлар, яшь белгечләр өчен СИБУР компаниясе оештырган экологик квиз һәм Үзбәкстан, Кыргызстан делегацияләре өчен укыту курслары узачак», – диде Олег Коробченко.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре