Татарстанда өч көнлек ялларда – 4-6 ноябрьдә явым-төшем көтелми. Көндез һава температурасы +10 градуска кадәр җитәчәк. Бу хакта Гидрометеоүзәк сайтында хәбәр ителә.
Җомга – 3 ноябрьдә республиканың күпчелек районнарында яңгырлар, секундына 15 метрга кадәр җил булыр дип уйланыла. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшәргә мөмкин. Көндез һәм төнлә һава температурасы +4...+9 градус чикләрендә тирбәләчәк.
Татарстан ял көннәрендә һәм киләсе атна башында антициклон йогынтысында калачак. Явым-төшем ихтималы аз. Шимбә-якшәмбедә көндез җылы: +2...+8 градус, төнлә 0...-5 градус. 6 ноябрьдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +5...+10 градуска кадәр күрсәтәчәк. Төнге сәгатьләрдә 0...+3 градус.
Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, сишәмбе – 7 ноябрьдә җылы һава саклана. Көндез +5...+10, төнлә +1...+6 градус.
Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, ноябрьнең беренче декадасында уртача температура нормадан 4 градуска югарырак булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез