Өч көннән соң инфаркт белән озатканнар: табиб беренче хәтәр билгеләрне атап үткән

Кардиолог, медицина фәннәре кандидаты Ольга Стойко, соңгы ай дәвамында хастаханәгә эләгүчеләрнең хәлен белешеп, инфарктның ничегрәк пәйда булуын аңлаткан. Бу хакта «Российская газета» табибның телеграм-каналындагы мәгълүматларга таянып яза.

«Боларны белеп тору үзеңә яки якыннарыңа вакытында ярдәм кулы сузу өчен: тел астына нитроглицерин салып, «Ашыгыч ярдәм чакырту өчен кирәк», – дип билгеләп үткән Ольга Стойко үзенең телеграм-каналында.

Аның әйтүенчә, бер сырхау күкрәк читлеге астында өч көн буе кинәт кенә басып авырту барлыкка килүен сизгән. Электрокардиограмма зур гына инфаркт чыганагын күрсәткән. Икенче ир-ат ике көн буе күкрәк читлегенең түбәнрәк өлешендә кысып авырту тойган. Хәтта 200 метр араны узу да авырлашкан. Соңрак авырту көйчәйгән. «Ашыгыч ярдәм» медиклары зур булмаган инфаркт чыганагын ачыклаган.

Тагын бер сырхау табибларга мөрәҗәгать итәргә дүрт көн кала тик утырганда да күкрәк турында вакыт-вакыт басып авырту сизгән. Шулай ук түбәнге теш казналыгы авырткан. Кайберәүләр бу очракта тамак тирәсендә дә авырту сизә. 

Икенче бер ир-ат, төнге бердән соң сулышы кысыла башлагач, тамагында гыжлау барлыкка килгәч. «Ашыгыч ярдәм» чакырткан. Шул ук вакытта барысы да авырту мизгелләрендә тиргә баткан, аларны хәлсезлек, борчылу тойгысы баскан.

«Шуңа игътибар итегез – барысында да күкрәк читлегендә басып-кысып авырту барлыкка килгән», – дип язган кардиолог.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре