Газетага язылу

Өч районда җылылык бирә башлаганнар

Татарстанда күп фатирлы торак фондын җылыту чорына әзерләү төгәлләнеп килә. 18 239 әзерлек паспорты рәсмиләштерелгән. Дүрт муниципаль берәмлектә биш йорт паспортсыз кала. Алар буенча эшне бу атна ахырына кадәр төгәлләргә ниятлиләр.

Республиканың өч районында – Әгерҗе, Бөгелмә, Зәйдә җылылык бирелә башлаган инде. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында узган  брифингта Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.

Аның сүзләренчә, социаль өлкәдәге барлык 7463 объект җылыту чорына әзер. Киләсе эш булып җылылык белән тәэмин итүче һәм җылылык челтәре оешмаларының әзерлеген бәяләү тора. Тикшерүләрне Ростехнадзор белгечләре башлаган инде.

Бүгенге көнгә 116 оешманың 41е әзерлек паспорты алды. Гамәлдәге кагыйдәләр буенча җылыту чоры биш тәүлектән соң, уртача тәүлеклек температура +8 градустан түбән булганда, икенче көннән дә соңга калмыйча башланырга тиеш. Шул ук вакытта муниципалитетлар җылылыкны иртәрәк җибәрү турында карар кабул итә алалар, диде министр. Бүгенге көнгә мондый карарны 21 муниципаль берәмлектә кабул иткәннәр. Беренче чиратта җылыны хастаханәләргә, балалар бакчаларына, мәктәпләргә, интернатларга һәм социаль яклау учреждениеләренә бирәләр.

Марат Айзатуллин әйтүенчә, Татарстанда штаттан тыш хәлләрне бетерү өчен ел саен 160 млн сумлык техник запас булдырыла. Аңа торбалар, котельный җиһазлары, электр белән тәэмин итүнең резерв чыганаклары һәм башка материаллар керә. Моннан тыш, резервта гомуми куәте 24 МВт булган сигез мобиль котельный бар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре