Бокс буенча өч тапкыр дөнья чемпионы Ирина Синецкая тромб өзелү сәбәпле вафат булган. Бу хакта «РИА Новости» Россия бокс буенча хатын-кызлар җыелма командасының элекке тренеры Виктор Лисицын сүзләренә таянып яза.
Спортчы 47 нче яшендә вафат булган. Ирина Синецкая 2001 елда АКШта тәүге тапкыр хатын-кызлар арасында үткәрелгән бокс буенча дөнья чемпионатында алтын медаль яулаган.
Ул үзенең карьерасы дәверендә шулай ук 5 тапкыр Европа чемпионы һәм 11 тапкыр Россия чемпионы исемен яулаган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез