Яңа Уренгойда (Ямал-Ненец автоном округы) өченче сыйныф укучысына сукбай этләр һөҗүм иткән. SHOT мәгълүматлары буенча, кыз күпсанлы җәрәхәтләр адган, ул табиблар күзәтүе астында.
Фаҗига 13 декабрь иртәсендә Энтузиастлар микрорайонында булган. Мәктәп укучысы урамда этләр көтүенә тап була. Хайваннар кызга ташлана, җиргә аудара һәм төрле яклап тарткалый башлый. Өченче сыйныф укучысына үтеп баручы ярдәм итә. Кызны хастаханәгә алып киткәннәр. Этләрне приютка урнаштырганнар, аларның прививка ясатмаганнары һәм стерильләштермәгәннәре ачыкланган. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез