Өчлек ультиматумы

Газзә секторындагы тарихта тиңе булмаган суеш аның төп иганәчеләре булган илләр җитәкчеләрен дә карашларын үзгәртергә мәҗбүр итә. Дөресрәге, сиончыларның вәхши гамәлләре түгел, Европада һәм АКШта барган протест хәрәкәтенең киң җәелүе лидерларны Нетаньяху кабинетына басым ясарга мәҗбүр итә.

Газзәдәге геноцидка каршы хәрәкәт, тыюларга һәм репрессияләргә карамастан, көннән-көн көчәя. Кайчандыр Вьетнамдагы сугышка каршы халык протестының ярларыннан ташыган елганы хәтерләтә башлавы Американың агрессив сугышны туктатуында хәлиткеч роль уйнаган иде. Вашингтонда хәзер кулларыннан һәм авызыннан балалар каны агып торучы вампирны хәтерләткән Нетаньяху белән якын дусларча элемтәләрнең үз имиджлары өчен куркыныч була башлавын төшенделәр. АКШ вице-президенты Джей Ди Вэнс Израильгә әзерләнгән визитыннан баш тартты. Бу хакта дүшәмбе көнне Axios яңалыклар порталы хәбәр итте.

Көнбатышның өч дәүләте – моңарчы Израильнең мөһим аркадашлары булган илләр: Бөекбритания, Франция һәм Канада шулай ук Нетаньяху хөкүмәте сәясәтенә каршы булуларын белдереп, тарихта күрелмәгән уртак белдерү белән чыктылар. Белдерүдә: «Без Израильнең Газзә секторы буенча хәрби операцияләрен киңәйтүенә катгый каршы. Газзәдәге кеше газаплары чыдап булмаслык дәрәҗәгә җитте. Израильнең кичә Газзәгә иң кирәкле ризыкларны кертү турында белдерүе һич кенә дә җитәрлек түгел. Без Израиль хөкүмәтен Газзәдәге хәрби гамәлләрне туктатырга һәм гуманитар ярдәмгә кичекмәстән юл ачарга чакырабыз. Бу БМО катнашында башкарылырга тиеш», – дигән юллар бар. Нетаньяху бу уңайдан шулай ук белдерү ясады. Кешелек тарихындагы иң төп варварларның берсе булган Премьер-министр үзен варварларга каршы көрәшүче цивилизация вәкиле итеп күрсәтергә тырыша. Әмма аның бу пропаганда трюгы хәзер эшләми инде. Кешелекнең намуслы катлавы – төрле дин һәм төрле караш кешеләре – сиончылар ерткычлыгына кискен каршы чыга. Алар арасында холокостны кичкән гыйбриләр дә бар.

АКШ һәм башка Көнбатыш илләре ярдәменнән башка Израиль ерак китә алмас иде. Өчлек белдерүендә Газзә генә түгел, Көнбатыш яр да искә алына: «Без Көнбатыш ярда яңа яһүд бистәләрен киңәйтүгә юнәлтелгән теләсә нинди омтылышка каршы. Израиль, Фәләстыйн дәүләтенең яшәү сәләтен һәм израильлеләр белән фәләстыйнлыларның иминлеген какшата торган канунсыз бистәләрне бетерергә тиеш. Без җавап чараларын күрүне, шул исәптән максатчан санкцияләр кертүне дә, сузмаячакбыз», – диләр көнбатышлылар. Аларның ни дәрәҗәдә ихлас булуын алдагы көннәрдә күрербез.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре