Газетага язылу

Өй янында күгәрченнәр ашатучыларга штраф яки административ җаваплылык яный

Торак йортлар янында күгәрченнәрне ашату административ җаваплылыкка һәм 3 мең сумга кадәр штрафка китерергә мөмкин. Бу хакта юрист Ольга Ошкина белдергән, дип хәбәр итә «Татар-инофрм».

Аның сүзләренчә, кошларның күпләп җыелуы санитария нормаларын бозарга, инфекцияләр таралу куркынычы тудырырга, территорияне пычратырга һәм кимерүчеләрне җәлеп итәргә сәләтле. Моннан тыш, күгәрченнәр автомобильләр, эскәмияләр һәм төзекләндерү элементларына зыян китерә ала.

«Россия Административ хокук бозулар кодексының «Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә таләпләрне үтәмәү» маддәсе буенча җыеп алынмаган җим куллану калдыкларын рөхсәтсез тарату дип саналырга мөмкин, моның өчен гражданнарга 3 мең сумга кадәр штраф яный, ә кабат бозган очракта – 5 мең сумга кадәр», – дип билгеләде Ошкина РИА Новости белән әңгәмәдә.

Ул региональ һәм муниципаль дәрәҗәдә өстәмә чикләүләр кертелергә мөмкин, дип өстәде.

«Әгәр хокук бозу системалы характерда булса һәм санитария нормаларын бозса, идарә итүче оешмага, Роспотребнадзорга яки полициягә мөрәҗәгать итәргә мөмкин», – дип ассызыклады юрист.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре