Өйрәтәләр дә, түлиләр дә: ДОСААФ контрактчылар әзерләү буенча курслар оештырып җибәрде

Бер көндә генерал булу мөмкин түгел. Әмма биш көндә Ватанны сакларга өйрәнергә мөмкин! Татарстанда ДОСААФ контрактчылар әзерләү буенча курслар оештырып җибәрде. Берничә көн эчендә ир-егетләрне хәрби күнекмәкләргә өйрәтәчәкләр.

«Центр» спорт-техник клубы һөнәри белем бирү учреждениесе җитәкчесе Айрат Баһавиев сүзләренчә, иң мөһим бурыч – булачак хәрбиләрне хәрби әзерлек нигезләренә төшендерү.

– Укыту биш көн дәвам итә, бер үк вакытта 20 кеше биредә тәҗрибә туплый, – дигән ул «Татар-информ» агентлыгына. – Һәр кешегә игътибар бирелә. Аларны укытучы инструкторларның күбесе – гамәлдәге хәрбиләр яисә хәрби тәҗрибәсе булган кешеләр.

Корал белән эш итү, медицина ярдәме күрсәтү кебек мөһим күнекмәләрдән тыш, булачак хәрбиләр теорияне дә, тактиканы да яхшылап өйрәнә. Бу – контрактчыларны әзерләү өчен беренче махсуслаштырылган курс. Элегрәк мондый тәҗрибә алмашу мобилизацияләнгәннәр өчен оештырылган иде. Бу әзерлек курсын Татарстанда контракт төзегән теләсә кайсы кеше уза ала.

Хәрби тәҗрибәсе яки медицина белеме булган татарстанлылар контрактчыларны әзерләү буенча инструктор булып килә ала. Айрат Баһавиев сүзләренә караганда, инструкторлар булачак хәрбиләрне өйрәтеп кенә калмый, алар өчен остазга, өлкән иптәшкә әйләнә.

Сүз уңаеннан, Оборона министрлыгы шифаханәләрендә хәрбиләргә үзләренең хатыннары белән бергә ял итү мөмкинлеге бирелергә ихтимал. Мондый тәкъдимне Россия Президенты Владимир Путин белән очрашу вакытында Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко әйтте. Дәүләт җитәкчесенә дә бу тәкъдим ошады булса кирәк, ул хатын-кызларны «иң яхшы психологлар» дип атады.

* Билгеле булганча, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, республикада Россия Оборона министрлыгы белән хәрби контракт төзегән кешеләргә бер тапкыр түләнә торган акча күләме 1,7 миллион сумга кадәр җитә.

Тулырак мәгълүмат алу өчен, 8 (800) 222-59-00, 117 телефоннарына шалтыратырга яки heroes-tatarstan.ru сайтына керергә кирәк.

* Татарстанда ДОСААФ программасы нигезендә, контракт буенча хәрби хезмәткә кандидатлар тәкъдим итүчеләргә 100000 сум күләмендә акча түләүне алга таба да дәвам иттерәчәкләр. Оборона министрлыгы белән контрактка кул куйган һәр кандидат өчен акча түләнәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре