Газетага язылу

Октябрь аенда Татарстанда ипотека алучылар арткан

Татарстан октябрь йомгаклары буенча төбәкләр арасында иң югары күрсәткечләрнең берсенә ирешкән: барлыгы 18,35 миллиард сумлык ипотека кредиты бирелгән.

Сентябрь аендагыга караганда 31 процентка зуррак сан бу. Алыш-бирешләр саны 27 процентка үсеп, 3,99 меңгә җиткән. Берләштерелгән кредит бюросының яңартылган статистика мәгълүматлары шундый.
Республикада ипотека кредитының уртача күләме 4,59 миллион сумга кадәр күтәрелгән. Ә ипотека бирүнең уртача вакыты 276 ай тәшкил иткән.

Тулаем Россия буенча мәгълүматларга килгәндә, банклар октябрь аенда барлыгы 468 миллиард сумлык 105,64 мең ипотека биргән. Узган елдагыга караганда, ипотека саны буенча күрсәткеч – 23, күләме буенча – 37 процентка арткан, ә бирелгән ипотеканың уртача күләме 4,43 миллион сумга (узган елда – 3,98 миллион сум) җиткән.

Ел башыннан бирле Россиядә яшәүчеләр барлыгы 3,1 триллион сумга 716,07 мең ипотека кредиты алган. Бу – узган елның шушы ук чорындагыга караганда кимрәк күрсәткеч. Ул чагында банклар 4,32 триллион сумга 1,02 миллион ипотека биргән.

Октябрь аенда ипотека кредитын иң күп биргән 5 төбәк арасында Мәскәү (59,92 миллиард сум), Мәскәү өлкәсе (39,87 миллиард сум) һәм Санкт-Петербург (29,84 миллиард сум) кергән. Шулай ук Краснодар крае (18,67 миллиард сум) һәм Татарстан күрсәткечләре дә сизелерлек арткан.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре