Октябрь башында һава торышы нинди булачагын хәбәр иттеләр

Октябрь башында Татарстанда җылы һәм яңгырлы көннәр көтелә.

Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, шимбә-якшәмбе – 30 сентябрь һәм 1 октябрьдә республика антициклон йогынтысында кала. Явым-төшем ихтималы аз. 30 сентябрьдә көндез +15...+20 градус. Төнлә +4...+9. 1 октябрьдә көндез термометрның терекөмеш баганасы +18...+23 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә +2...+7, ә көнбатыш районнарда +11 градуска кадәр булырга мөмкин.

Синоптикларның фаразларына караганда, дүшәмбе һәм сишәмбе – 2-3 октябрьдә урыны белән яңгырлар көтелә. 2 октябрьдә көндез һава температурасы +16...+21 градус, 3 октябрьдә +14...+19 градус чикләрендә тирбәләчәк.

Сүз уңаеннан, октябрьдә айлык уртача температураның нормадан югарырак булуы көтелә. Бу ай өчен норма +4,9 градус тәшкил итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре