Октябрьдә Үзәк банкның төп ставкасы 16 процентка кадәр төшәргә мөмкин

Үзәк банк 24 октябрьдә узачак утырышында төп ставканы 1 процент пунктына – 16 процентка кадәр киметергә мөмкин. Инвестиция киңәшчесе Юлия Кузнецова шундый фаразын җиткерде. Бу хакта «Газета.Ru» сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Ул искәрткәнчә, сентябрьдә ставканың 17 процентка кадәр кимүе закончалыклы адым булды: икътисад көтелгәннән тизрәк «суына», инфляция куркынычы кими, ә август дефляциясе йомшаграк сәясәткә күчү кирәклеген раслады.

Аның бәяләвенчә, Россия Банкы катгый циклны тәмамлый һәм кредитларны арзанайту өчен тәрәзә ача.

Кузнецова билгеләп үткәнчә, сәясәтне алга таба йомшарту траекториясе яңа чишелешләргә бәйле булачак. Кабул ителгән бюджетта кулланучылар секторына һәм кече бизнеска йөкләнеш арттырылган: 2026 елдан өстәмә кыйммәткә салым ставкасы 20 проценттан 22 процентка кадәр күтәрелергә мөмкин, бу 2026 елның беренче яртыеллыгында 0,7-1 процент пунктына проинфляция нәтиҗәсе бирәчәк.

Моннан тыш, салым салуның гадиләштерелгән системасы өчен лимит өстәмә кыйммәткә салымнан башка 10 миллион сумга кадәр кими, бу микропредприятиеләр өчен шартларны катгыйландыра, ә иминият взнослары берничә өлкә буенча базаның 30 процентына кадәр унификацияләнә.

Киңәшче шулай ук хәзер кертемчеләр өчен уңышлы чор дип саный: банкларның ставкалары әлегә югары (14-16 процент), әмма ел ахырына депозитлар 13-14 процентка кадәр түбәнәергә мөмкин. Аның фикеренчә, иң отышлылары - сроклары өч айдан алып алты айга кадәр тәшкил иткән кертемнәр.

Кузнецова фаразлавынча, кредитлар һәм ипотека 2026 елның беренче кварталында, төп ставка 15 процентка якынайгач, үтемлерәк булачак. Шул ук вакытта, чит ил валюталары көзен тагын 1-2 сумга кыйммәтләнергә мөмкин.

 Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре