Россия Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык Юлламасыннан соң фикерләре белән уртаклашты:
– Мин Юлламаларны элек тә тыңлаган кеше, монысын бик өлгергән, җитешкән дип бәяләр идем. Игътибар иткән булсагыз, саннар аз иде. Татарстанның социаль-икътисадый стратегиясенә игътибар бирелде. Иҗтимагый тормышның барлык өлкәләре дә телгә алынды, «Фәнни-технологик үсеш елы» игълан ителде. Татарстан бу җәһәттә дә алдынгы. Яңа вазгыятьтә, яңа шартларда сәнәгать җитештерүе, икътисад яңарыш кичерә, – диде ул. – Юллама халыкка да якын булды. Туры трансляция оештырылды, барысы да күрде, тыңлады. Халык белән хакимиятнең аралашуы бу. Хәзер хакимият белән халыкның бергә булуы бик мөһим. Бурычлар күп, алар барысы да масштаблы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез