Газетага язылу

Олег Морозов Нурлатта медикларга сертификат бирү мәсьәләсе буенча фикерен җиткерде

Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов Нурлат районында медицина хезмәткәрләре гаиләсенә торак сертификаты бирелүгә бәйле рәвештә социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында фикер алышулар җәһәтеннән аңлатма биреп үткән. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Парламентчы әйтүенчә, ул үзенең сайлау округы – Нурлат шәһәрендә булып, килеп туган хәлгә шәхсән үзе ачыклык керткән.

«Мондый хәлләрне гадел,  намуслы төстә ачыкларга кирәк. Мин шулай эшләдем дә: барлык документларны карап чыктым, кирәкле сорауларны бирдем», – дип билгеләп үткән ул.

Морозов басым ясап әйткәнчә, сертификатны Нурлат районында 8 ел яшәп, торак алуга чиратта торучы Россия гражданины гаиләсе алган. Гаилә башлыгы – табиб-уролог. Хатыны мәктәптә шәфкать туташы булып эшли. 4 бала үстерәләр.

Исегезгә төшерәбез: Абдукодир Назриев 2017 елда Нурлат районы үзәк хастаханәсендә табиб-уролог булып эшли башлаган. Кадрлар бик нык җитмәгән бер мәлдә тар белгечнең пәйда булуы медицина хезмәтләре сыйфатын яхшыртып, районда яшәүчеләргә үзвакытында һәм, әллә кая бармыйча, үзләрендә үк дәвалану мөмкинлеге биргән.
Депутат әйтүенчә, районда табиблар белән тәэмин ителеш нибары 66% тәшкил итә. Табиблар һәм шәфкать туташлары ставкаларының өчтән бер өлешеннән артыграк вакантлы булып кала.

“Бу гаилә бирегә кирәк”, – дип белдергән Морозов.

Депутат кабул ителгән карарны, дөрес һәм законлы, дип бәяли. Аның әйтүенчә, әлеге карар – Нурлат районында яшәүчеләр файдасына гына.
“Дөрес карар, чөнки районга табиб-белгечләр кирәк. Дөрес карар, чөнки алар – Россия гражданнары. Безнең кебек – Татарстан территориясендә яшәүче руслар, татарлар кебек. Дөрес карар, чөнки законның барлык таләпләре үтәлгән”, – дип басым ясап әйткән Морозов.

Ул шулай ук районда күпбалалы гаиләләр өчен гамәлдәге кагыйдәләр кысасында 140тан артыграк торак сертификаты бирелгәнлеген билгеләп үткән.

Олег Морозов искәрткәнчә, сертификат торак бәясенең 35 процентын гына каплый. Калган өлешен гаилә үзе мөстәкыйль түләп бетерергә тиеш.

“Калган өлешен гаилә үзе түләячәк. Биредә табиб һәм шәфкать туташы эшен башкарып, хезмәт хакы алып, шуннан түләячәк. Монысы да мөһим: бу кешеләр биредә яши, биредә хезмәт хакы ала, биредә салым түли, алар да – безнең ватандашлар,, Татарстан Республикасында яшәшүчеләр. Әйдәгез, аларга шундый мөнәсәбәттә булыйк”, – дип өндәгән депутат.
Моңа кадәр Нурлат районы хакимияте социаль челтәрләрдә яшь гаиләгә торак сертификаты бирү җәһәтеннән фикер алышулар барган бер мәлдә аңлатма биреп үткән.

Район хакимияте башлыгы Дамир Ишкиниев аңлатып үткәнчә, социаль түләүләр программасы федераль һәм республикасы законнары кысасында тормышка ашырыла, ә карарлар, чираттан чыгып, закон нигезендә билгеләнгән таләпләр буенча кабул ителә. Быел торак  сертификатын күпбалалы Назриевлар гаиләсе алган. Алар ирле-хатынлы икесе дә районның сәламәтлек саклау системасында эшли. Ә инде 4 бала тәрбияләп үстерүләре субсидиягә өстенлекле хокукларын барлыкка китергән.

“Быел Назриевлар гаиләсе, барлык таләпләргә җавап биреп, сертификатка ия булды. Ул – Россия Федерациясе гражданины. Шунысын билгеләп үтү мөһим: биредә сүз квалификацияле белгеч турында – һәр көн саен җирле хастаханәдә район халкына медицина ярдәме күрсәтүче табиб турында бара. Хатыны да медик – 4 нче мәктәптә шәфкать туташы вазыйфасында эшли”, – дип билгеләп үткән Ишкинеев.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре