Ольга Любимова: «Казан 2026 елда бөтен дөнья мөселманнарын җәлеп итү ноктасы булачак»

Россия мәдәният министры Ольга Любимова 2026 елда «Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы» чарасының программасын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышын уздырды. Бу хакта ул үзенең Telegram-каналында хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Фикер алышу XI Санкт-Петербург халыкара берләшкән мәдәниятләр форумы кысаларында оештырылды. Оештыру комитеты утырышында Татарстанны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов (видеоконференция режимында) һәм республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова тәкъдим итте.

Очрашуда шулай ук Ислам хезмәттәшлеге оешмасының генераль сәркатибе урынбасары Тарик али Бахит, Россиянең Җиддәдәге ИХО каршындагы даими вәкиле Турко Даудов, РФ Тышкы эшләр министрлыгының күпьяклы гуманитар хезмәттәшлек һәм мәдәни элемтәләр департаменты директоры Александр Алимов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Казанның дәрәҗәле статусы Ислам дөньясының мәгариф, фән һәм мәдәният оешмасы министрларының 13 нче конференциясендә бирелде, ул февраль аенда Согуд Гарәбстанында узган иде.

«Бу статуста Казан Россиянең горурлыгы гына түгел, ә бөтен дөнья мөселманнары өчен дә мөһим җәлеп итү үзәге була. Европа белән Азия киселешендә урнашкан шәһәр ислам һәм православие традицияләренең гармонияле яшәве үрнәге булып тора», – дип билгеләп үтте Ольга Любимова.

Хәзерге вакытта ел буе дәвам итәчәк зур программа әзерләнә, ул «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумы һәм Казан халыкара мөселман киносы фестивале («Алтын мөнбәр») кебек мәртәбәле чараларны, шулай ук башка күп кенә чараларны үз эченә алачак, дип өстәде РФ мәдәният министры.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре