Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык Юлламасыннан соң фикерләре белән уртаклашты:
– Юллама бик эчтәлекле һәм кешелекле иде. Республикада яшәүче һәр кемгә ул барып җитәр дип уйлыйм. Рәис Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучыларга мөрәҗәгать иткәндә, аларны телгә алганда ничек дулкынландыргыч иде бит! Битараф калган кеше булмагандыр, – диде ул. – Гадәттәгечә, төгәл юнәлешләр бирелде, үткән эшкә йомгак ясалды. Спортка якын кеше булганга күрә, миңа бу юнәлеш кызыклы иде. Республика спортны үстерү юнәлешен дәвам итә. Татарстанны да, Россияне дә дөньядан читләштерү мөмкин түгел
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез