Газетага язылу

Ольга Павлова мәктәпләргә иҗтимагый файдалы хезмәтне кире кайтарырга тәкъдим итте

Россия мәктәпләренә иҗтимагый файдалы хезмәт практикасын кире кайтарырга кирәк. Мондый инициатива белән Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова чыгыш ясады, дип яза

«Мәктәпкә, һәр ата-ана белән килештермичә генә, иҗтимагый файдалы хезмәтне кире кайтарырга тәкъдим ителә. Мәктәптә хезмәт – ул сыйныф буенча кизү тору, дәрестән соң бүлмәләрне җыештыру (үз партаңны, тактаны чистарту, сыйныфны киләсе дәрескә әзерләү), сыйныфта һәм рекреацияләрдә үсемлекләрне карау, мәктәп территориясен чистарту – яфракларны җыю, агачлар һәм чәчәкләр утырту, мәктәп яны кишәрлеген карау, мәктәп бакчасында эшләү, юлларны чистарту», – дигән Павлова ТАСС белән әңгәмәдә.

Ул ассызыклаганча, мондый практикаларны кире кайтару идеясе Антон Макаренконың педагогик системасына таяна, анда хезмәт коллективны тәрбияләүнең мөһим элементы буларак карала.

Павлова фикеренчә, мондый алым укучыларда җаваплылык, уртак эш күнекмәләре һәм хезмәт кыйммәтен аңлауны формалаштырырга мөмкинлек бирә, шулай ук олы тормышка әзерләнергә ярдәм итә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре