Ольга Павлова сайлауның югары дәрәҗәдә узуын халык ышанычы дип атады

Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның вазифага керешүе уңаеннан фикерен белдерде.

– Сайлау югары дәрәҗәдә узды. Бу – халык ышанычы. Бүген Татарстан алдында нинди зур җаваплылык торганын барыбыз да аңлый. Төп бурычларың берсе – халкыбызның яшәү шартларын яхшырту, шәһәрләрдә сыйфатлы мохит тудыру, технологик суверенитетны булдыру. Без чит илдәге партнерларга бәйле булмыйча, үзебезнекен җитештерергә, инвестицияләрне җәлеп итәргә тиеш. Цифрлы продуктлар кешегә хезмәт итәргә тиеш. Шулай ук алда торган тагын бер бурыч: махсус хәрби операциядәге егетләребезгә, аларның гаиләләренә булышу. Хәрбиләребезгә тыныч тормышка кайтуда ярдәм итү – аларны эшкә урнаштыру, сәламәтлекләрен ныгыту мөмкинлекләрен булдыру.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Голосование Миңнеханов рәис Татарстан Рәисе минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день раис сайлау

Көн хәбәре