Газетага язылу

Ольга Павлованы Россия Иҗтимагый палатасында эшләү өчен Татарстаннан кандидат итеп сайладылар

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының бүгенге әгъзасы, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе киңәшчесе Ольга Павлованы Россия Иҗтимагый палатасы составында эшләү өчен икенче срокка Татарстаннан кандидат итеп расладылар. Мондый карар Казанда ТР Иҗтимагый палатасы утырышында кабул ителде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Бүген эшче төркемнәрне раслыйбыз. Гомуми утырыштан башка хәл итеп булмый торган мәсьәләләрнең берсе – Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасына вәкил сайлау. Павлова Ольга Ивановна актив эшләде», – дип хәбәр итте журналистларга утырыш башланганчы ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев.

ТР Иҗтимагый палатасы утырышы Казанда узды. Аның эшендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре