Татарстан башкаласында 2025 елда Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән өстәмә белем бирүче укытучылар һәм педагоглар өчен премияләр күләмен билгеләделәр.
Гомумән алганда, моңа Казан бюджетыннан 12 млн 155 мең сум сарыф итү күздә тотыла.
Шәһәр Башкарма комитетының тиешле карары ТР башкаласы Мэриясе сайтында бастырылган.
Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән өстәмә белем бирүче укытучылар һәм педагоглар өчен премия күләме 25 мең сум тәшкил итәчәк (салым тотып калуларын да кертеп).
7-11 сыйныф укучылары өчен республика олимпиадасында (татар теле һәм әдәбияты, туган телле мәктәп укучылары өчен рус теле һәм әдәбияты, көнчыгыш телләре) һәм Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабында җиңүчеләр һәм призерлар әзерләгән мөгаллимнәр өчен 15 мең сум күләмендә премия каралган (салым тотып калуларын да кертеп).
8 нче сыйныф укучылары өчен республика олимпиадасында (Бөтенроссия укучылар олимпиадасының 24 предметы), геология, Татарстан тарихы буенча республика олимпиадасында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләүчеләргә 5 мең сум күләмендә премияләр каралган (салым тотып калуларын да кертеп).
Укучыларның Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабында җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән өстәмә белем бирүче укытучылар һәм педагоглар һәр уңышка ирешкән катнашучы өчен премияләр алачак.
Калган барлык укытучыларга «җиңүче һәм призер дип танылган укучылар санына карамастан, бер призлы урын өчен генә» бүләкләү каралган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез