Олимпия чемпионы Марта Мартьянова белән автограф-сессия узачак

Бүген Казанның Волейбол үзәгендә фехтование буенча танылган спортчы, Олимпия чемпионы Марта Мартьянова белән автограф-сессия узачак. Чара БРИКС Уеннары кысасында оештырыла.

Хәзерге вакытта Волейбол үзәгендә фехтование буенча ярышлар бара. Турнир төгәлләнгәч, Россия җыелмасы командасы белән очрашу көтелә. Автограф-сессиядә Олимпия чемпионы Софья Великая да катнашачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре