Газетага язылу

Өлкән яшьтәгеләр өчен тәрбия гаиләләренә ярдәм итүгә 4 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән

Татарстанда «Өлкән яшьтәге кеше өчен тәрбия гаиләсе» проектын гамәлгә ашыру өчен быел республика казнасыннан 4 миллион сумга якын акча юнәлтеләчәк. Бу хакта ТР Финанс министрлыгы хәбәр итә.

Инвалид булмаган яки 3 нче төркем инвалид булган өлкән яшьтәге кешене караган өчен айлык түләү – 6 мең сум, 2 нче төркем инвалид өчен – 8 мең сум, ә 1 нче төркем инвалид өчен 10 мең сум тәшкил итә.

Әлеге инициатива «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре