Оман Солтанлыгының икътисад министры Сәид Бән Мөхәммәт Әл-Сакри сүзләренә караганда, “Төньяк – Көньяк” коридоры хезмәттәшлекне киңәйтергә булышачак. Бу хакта ул “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum”ның пленар утырышында әйтте.
“Транспорт коридорлары булдыру турында килешүләр имзалау, шул исәптән “Төньяк – Көньяк” коридоры – бик әһәмиятле проектлар, алар илләр арасында хезмәттәшлек һәм инвестицияләр чикләрен киңәйтергә булышачак”, – диде Оман министры.
Аның әйтүенчә, әлеге проектлар дәвамлы да булачак. “Аларны яңа проектлар – инде тормышка ашырылганнары һәм киләчәктә тормышка ашырыла торганнары белән дә бәйләү мөмкинлеге бар”, – диде ул.
Чит ил вәкиле әйтүенчә, моның өчен җирлек бар инде. “Кирәкле нигез бар. Шуңа күрә без алга таба эш итәргә тиеш”, – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез