Ярышлар башланыр алдыннан Россиянең Чаңгы узышлары федерациясе президенты, өч тапкыр Олимпия чемпионы Елена Вяльбе, Татарстанның Чаңгы узышлары федерациясе башлыгы, «Сетевая компания» генераль директоры Илшат Фәрдиев, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары, үзе көрәшче булса да, иң яраткан спорт төре дип чаңгы ярышларын атаган Хәлил Шәйхетдинов катнашында узган матбугат конференциясендә барысы да гадәттәгечә булды. Кабул итә торган якның яхшы әзерлеге, Татарстанның кунакчыллыгы, спортчылар һәм тамашачы өчен шартларның искиткеч яхшы булуы турында сөйләштеләр. Ләкин җитәкчеләрнең бер сорауга төгәл итеп җавап бирә алмавы гаҗәпләндерде. Казандагы ярышка көчле спортчылар килә, ә араларында бүген илнең иң көчле чаңгычысы, сүз уңаеннан, Татарстан җыелма командасы вәкиле Александр Большунов чыгыш ясыймы? «Кызганыч, миндә бу хакта мәгълүмат юк. Сашаның үзеннән сорарга кирәк. Безнең элемтәләр өзелде. Аның ни эшләп йөргәнен белмим. Италиягә барырга җыенганын гына беләм», – диде Елена Вяльбе Пекинда өч тапкыр Олимпия чемпионы булып танылган, бу сезонда җиңүгә ирешә алмаган, күбрәк шау-шулы вакыйгалар белән истә калган спортчы турында.
Журналист халкы Россия Кубогы этабының тәүге ярышы алдыннан да Большуновның трассага чыгу-чыкмавы турында берни белми иде. Ул исә ашыкмый гына килде дә, 15 чакрымга ирекле стиль белән узышта алга ыргылып, барысын да артта калдырды. Шулай итеп югалткан кешеләр эзләп тапканда ул инде җиңүчеләр сафында иде. Икенче урындагы көндәше – Егор Митрошинны (ХМАО-Югра) Александр 16,8 секундка артта калдырды. Татарстанның тагын бер чаңгычысы Иван Горбунов Большуновтан ярты минутка калышты.
Хатын-кызлар арасында 10 чакрымлык дистанциядә җиңүне Вологда өлкәсеннән Алина Пеклецова яулады. Безнекеләрдән иң яхшы нәтиҗәне Олимпия чемпионы Вероника Степанова күрсәтте. Кызганыч, ул өченче урындагы көндәшеннән нибары 0,2 секундка калышып, дүртенче урынны алды. Үкенечле нәтиҗә. Сүз уңаеннан, Вероника Степанова белән Россия Кубогы этабында чыгыш ясаучы спортчылар һәм тренерларның хәлен белешергә килгәч, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та очрашты. Очрашуда чаңгы-биатлон комплексында кунакханә төзү турында да сөйләшкәннәр.
17 гыйнварда башкала читендәге Тынычлык бистәсендә чаңгычылар спринт ярышына чыкты. Хатын-кызлар арасында финишка беренче булып Ленинград өлкәсеннән Алена Баранова килде. Татарстан кызлары исә финалга эләгә алмады. Ир-егетләр узышын бу юлы республика кияве Александр Терентьев отты (Төмән-Ненец АО). Икенче урында – Татарстаннан Сергей Ардашев. Республиканың тагын бер спортчысы Владислав Осипов дүртенче булды.
Россия Кубогы этабының соңгы көнендә хатын-кызлар да, ир-егетләр дә скиатлонда ярыштылар. Гүзәл затлар арасында 10+10 чакрымлык дистанцияне беренче булып Санкт-Петербургтан Евгения Крупицкая тәмамлады. Безнекеләрдән иң яхшысы Лидия Горбунова – тугызынчы урында. Шулай итеп, Татарстан җыелма командасы кызлары Казанда узган ярышта бер медаль дә ота алмады. Билгеле булганча, республика өчен чыгыш ясаучы чаңгычылардан иң көчлесе саналган Дарья Непряева халыкара ярышларда көчен сыный һәм әләмсез булса да Олимпиадага барып җитәргә хыяллана. Олимпия чемпионы Наталья Терентьева декрет ялында. Анастасия Фалеева авырып китте. Калганнарның исә җиңүчеләр исемлегенә керергә көче җитмәде. Әмма федерация президенты Илшат Фәрдиевнең кәефе төшмәгән иде. «Без кызларның чыгышыннан канәгать. Бездә көндәшлек югары дәрәҗәдә, башкалар көчлерәк булып чыкты», – диде ул.
Ир-егетләр узышында төп игътибар әлеге дә баягы Александр Большунов белән Сергей Ардашевта булды. Икенчесеннән башлыйк. Ярышның иң кызган өлешендә егылып, төп көндәшләреннән артта калды һәм аларны куып тота алмады. Большунов исә дистанциянең икенче өлешендә алга чыгып, ахырга кадәр берүзе барды һәм илнең иң көчле чаңгычысы булганын тагын бер кат раслады. «Узган ел ул җиңүләрен Казанда башлаган иде. Яңа ел бәйрәмнәрендә авырды, әмма үзен җыя алды. Александр – бөек спортчы. Ә бөекләрнең борыны юешләнергә тиеш түгел», – диде сүз әйткәндә кеше кесәсенә керергә гадәтләнмәгән Елена Вяльбе.
Казандагы ярышлар тәмам. Төп үзенчәлеге шул: бу юлы да тамашачыны мөмкин кадәр спорт бәйрәменең үзәгендә тотарга тырыштылар. Чәе дә, кәефе дә булды. Федерация башлыгы ахырда барысына бергә рәхмәт әйтте: «Барлык оештыручылар, спортчылар, җанатарлар спорт һәм чаңгы узышлары бәйрәменә өлеш кертте. Александр Большунов, берсүзсез, чаңгы герое. Иң көчлеләр генә көндәшләрен шулай итеп артта калдыра ала. Сергей Ардашев егылды, әмма аның сезонны лидерлар арасында тәмамлыйсына ышанам. Татарстанның яшь спортчыларын билгеләп үтәсем килә. Алия Исрафилова белән Булат Филатов – иң яхшы 30 спортчы сафында. Бу – Татарстандагы барлык җанатарларга төп бүләк һәм өмет».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез