Җомга көнне мөселманнар ниләр эшләргә тиеш?

Җомга без нинди гамәлләр кылырга тиеш? Бу көнне:

балаларга бүләкләр алып, аларны куандыру

ярлыларга ярдәм итү

каберләрне зиярәт кылу

сәдакалар бирү

якыннарыңның, туганнарыңның, бигрәк тә әти-әниеңнең хәлләрен белешү, аларны куандыру
госел-тәһарәт алып, матур, пөхтә киемнәр киеп, мәчеткә бару, кардәшләр белән күрешү – хәерледер.

Сөекле Пәйгамбәребезнең бер хәдисе буенча, җомга кылынган догаларны Аллаһы Тәгалә кабул итә торган билгеле бер сәгать бар. Ләкин бу сәгатьнең кайсы вакытка туры килүен беркем дә әйтә алмый.

Расүлебез: «Җомга көнендә бер вакыт бар, әгәр дә шул вакытта намаз укучы мөселман кешесе Аллаһыдан берәр хәерле нәрсә сораса, Раббыбыз аңа аны бирәчәк», – дип әйткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

иман дин ислам җомга

Көн хәбәре