«Омикон»штаммын йоктырган беренче пациент үлгән

Бөекбританиядә коронавирусның омикрон-штаммын йоктырган пациент үлеменең беренче очрагы теркәлгән. Бу хакта кичә, 13 декабрьдә, ил премьер-министры Борис Джонсон белдерде, дип хәбәр итә Sky News.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, ВОЗ «омикрон» ны тиз тарала торган штамм дип таныды. Шул ук вакытта коронавирусның бу төре бик куркыныч санала. Беренче тапкыр «омикрон» ноябрь аенда Африканың көньягында ачыкланган иде.

Россиядә яңа штамм декабрь башында Көньяк Африка Республикасыннан кайткан ике туристта табылды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре