“Омикрон”ның коронавирусның “дельта” штаммына караганда ни өчен куркынычрак булуын әйткәннәр

ЮАРның Эпидемиология үзәге галимнәре ачыклаганча, COVID-19 инфекциясенең “омикрон штаммы “дельта”га караганда чирне кабат йоктыру куркынычын арттыра. Алар яңа штаммның коронавирус белән чирләгәннән соң барлыкка килгән иммунитетны “санга сукмау” ихтималы зур булуын әйтә.

Көньяк Африка Республикасы белгечләре хәзерге вакытта илдә коронавирусның яңа штаммын кичерүчеләрдә чирне кабат йоктыру очракларының күп булуын искәртә.

Исегезгә төшерәбез: 24 ноябрьдә ЮАРда яңа B.1.1.529. штаммын йоктыруның беренче очрагы ачыкланган. Ул “омикрон” дип исемләнгән. Яңа штамм бөтен дөнья буенча таралуын дәвам итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

коронавирус омикрон дельта

Көн хәбәре