Газетага язылу

Омскида узачак Федераль Сабан туен Түбән Кама делегациясе әзерли

Федераль Сабан туе Омскида беренче тапкыр узачак. Төбәккә Россиянең күп төбәкләреннән, шулай ук Казахстанның чик буе өлкәләреннән делегацияләр килер дип көтелә.

Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев җитәкчелегендәге район делегациясе Омскида Федераль Сабан туен үткәрү буенча сөйләшү өчен эшлекле сәфәрдә булды. Чараны оештыру комитетын Омск өлкәсе ягыннан губернатор Виталий Хоценко җитәкли. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Латыйпов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Без коллегаларга Түбән Каманың социаль-икътисади потенциалын тәкъдим иттек. Омск – Түбән Кама кебек үк эре сәнәгать үзәге булып тора, анда ягулык, химия һәм нефть химиясе, шулай ук азык-төлек тармаклары бар», – дип билгеләде ул.

Латыйпов сүзләренчә, ике шәһәрнең икътисади үсеш мәсьәләләрендә уртак яклары күп. Түбән Камадан килүчеләр Омск коллегаларын хезмәттәшлек перспективалары турында җентекләбрәк фикер алышу өчен шәһәргә чакырды.

Бәйрәмгә әзерлек буенча эшлекле төркем составына керүчеләр «Яшел утрау» мәдәният һәм ял паркында булды, Омск өлкәсе Мәдәният министрлыгында очрашу уздырды һәм чараны уздыруда оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

«Татарстан командасы составында безнең бурыч – милли колоритны традицияләр һәм мәдәният аша күрсәтү. Түбән Каманың мондый масштаблы вакыйгаларны уздыру буенча бай тәҗрибәсе бар: узган ел без Татарстанны Якутиядәге Федераль Сабан туенда уңышлы тәкъдим иттек», – дип ассызыклады Латыйпов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре