Газетага язылу

Омскида XXVI Федераль Сабантуй ат чабышы белән башланды

XXVI Федераль Сабантуй чаралары Омскида ат чабышыннан башланды. Омск ипподромы бүген Россиянең 36 төбәгеннән кунаклар һәм Казахстан делегациясен кабул итә. Төп бәйрәм программасы һәм Сабантуйның рәсми ачылышы иртәгә «Яшел утрау» паркы территориясендә уза, анда «Татар утары» җәелдереләчәк.

Ат ярышлары жокейлар парады белән ачылды. Программа кысаларында җиңел ике тәгәрмәчле экипажларда чабышлар һәм узышлар узды. Ярышларда Омск төбәгенең ат спорты коллективларында тәрбияләнүчеләр катнашты. Алар «Сабантуй Кубогы», шулай ук «Алтын Батыр», «Себер далаларының көче» һәм «Сабантуй горурлыгы» призлары өчен көрәштеләр.

«Бу ел стандарт режимда гына узмый, без бу бәйрәмне уздыруга бөтен көчебезне һәм мөмкинлекләребезне керттек, чөнки Россия Федерациясе Президенты Указы белән бу ел Россия халыкларының бердәмлеге елы дип игълан ителде. Безнең Сабантуй аша без бөек халкыбызны һәм бөек Россияне күрсәтәбез», - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев.

17 июль кичендә Омск филармониясенең Концертлар залында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты була, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре