Газетага язылу

Онколог яман шеш куркынычын арттыручы ризыкларны атап үткән

Кайбер ризыклар организмда яман шеш барлыкка килү куркынычын арттырырга мөмкин. Табиб-онколог Евгений Черемушкин aif.ru хәбәрчесе белән әңгәмәсендә сәламәтлекне саклау өчен нинди продуктлардан баш тартуның хәерлерәк булуын аңлаткан.

Аның әйтүенчә, хәтәр ризыкларны еш кулланган очракта яман шешкә юл киңрәк ачыла.

«Турыдан-туры яман шеш китереп чыгаручы ризыклар юк анысы. Ләкин зарарлы дип саналучы артык майлы, әчкелтем-төчкелтем ризыкка мөкиббән китү сәбәпле килеп чыккан  хроник ялкынсынулар онкология куркынычын бермә-бер арттыра. Ник дигәндә, теләсә кайсы ялкынсыну тукымаларны үзгәртеп, күзәнәкләрнең тәртипсез бүленүе белән яный», – дип аңлаткан ул.

Табиб иң элек гамбургер, сэндвич ише коры-сарыдан сак булырга киңәш иткән. Аны даими ашау, ашкайнату системасына кырын сугып, ялкынсыну китереп чыгарырга мөмкин. Ялкынсыну исә онкологиягә җирлек әзерли, дигән ул.

«Фастфуд икенче, өченче тапкыр эшкәртелгән продуктлардан (ә аларның составында канцероген матдәләр булырга мөмкин) торуы сәбәпле, һичшиксез, чир куркынычын арттыра. Артык майлы булган мондый ризык бавыр. ашказаны асты бизе, башка органнар эшчәнлеген бозып, хроник аыруларга китерә», – дип билгеләп үткән онколог.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре