Белгеч әйтүенчә, тән тиресендә яман шеш дигәндә, күпләрнең күз алдына каракучкыл төстәге зур миң килеп баса. Әмма чынында ул төрлечә: кечкенә генә тап, төзәлми торган яра, алсу төстәге кечкенә генә шеш рәвешендә дә була ала.
Миңнең кырыйлары тигезле-тигезсез булса, үссә, канаса яки өслегендә коңгырт кара төстән зәңгәрсу төскә кадәр ниндидер бөртекләре хасил булса, кичекмәстән табибка күренергә кирәк.
“Миңнең бик тиз үзгәрә башлавы: каралып, кабарып китүе, кычытуы, канавы, кутыр белән каплануы хәтәр. Шулай ук миң тирәсендә тән тиресенең ялкынсынуы да әйбәт билге түгел”, – дип санап үткән табиб.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез