Газетага язылу

Онколог Россиядә яман шештән авыручыларның уртача яшен әйткән

Сырхауларда яман шеш авыруы уртача 65 яшьтә ачыклана.

Табиб-онколог, Россия Фәннәр академиясе профессоры Али Мудунов шулай дип белдергән. Бу хакта «РИА Новости» яза. Аның әйтүенчә, соңгы елларда әлеге күрсәткеч бераз гына – чама белән бер елга арткан. Профессор шулай ук авыз куышлыгында, йоткылык һәм тамакта яман шешнең 90 процентка тәмәке тартуга бәйле булуын билгеләп үткән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре