– Соңгы ике атнада без татар яшьләре белән Казанда җыелышып, оешма вәкилләрен җәлеп итеп, фокус-группалар уздырдык. Шунда рамазанны онлайн форматта үткәрү идеясе туды. Күп кенә оешмаларыбыз, яшьләребез Татарстаннан читтә яши, алар белән элемтәдә тору өчен менә шундый проект барлыкка килде, – диде спикер.Аның сүзләренчә, 19 февраль көнне сәгать 13.00 дә «Онлайн рамазан» проектының беренче эфиры булачак. Көн саен, туры эфирдан тыш, яшьләр өчен кызыклы булган дини мәгълүматлар чыгып торачак. Дини мәсьәләләрдән тыш, милли темаларда күтәреләчәк. Эфирларның 70 проценты – татарча, 30 проценты – рус телендә. Шулай ук«Ислам финанслары» дигән аерым юнәлешкаралган, анда ислам күзлеге аша шәхси бюджет белән дөрес идарә итү темасы яктыртылачак.
Проект кысасында катнашучылар өчен махсусканал ачыла. Анда көн саен рамазан аеның мөһимвакыйгалары турында искә төшерүләр, ихтыяркөчен ныгытуга юнәлтелгән практик биремнәр, эшмәкәрлек, сәламәтлек һәм башка өлкәләрдәгебелгечләрдән файдалы киңәшләр булачак. Барлыгы22 кешелек команда тупланган.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенеңшәригать бүлеге җитәкчесе Ленар Хамматовәйтүенчә, онлайн форматта ураза тотып булмый, онлайн сөйләшеп кенә була. Аның сүзләренчә, проектның төп максаты – дәресләрне караучыларның тоткан уразасын, ифтарын һәмкылган гамәлләрен бәрәкәтле итү.
Моннан тыш төп программага өстәмә рәвештә«Беренче ураза» дип аталган ярдәмче юнәлеш тә булдырылуы турында сөйләнде. Ул нәкъ менә беренче адымнарын ясаучыларга исәпләнгән: монда катнашучылар үз сорауларына җавап таба, модераторлардан кирәкле киңәшләр ала алачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез