Газетага язылу

«Оныгымның хәлен аңладым»

Алтмыш яше тулган көннәрдә туганым гарәп язуын өйрәнергә булды.

«Оныгымның хәлен аңладым»
ru.pinterest.com

Бик тә нык тырышырга, укыган кадәресе онытылмасын өчен өенә кайткач та дәрес әзерләргә туры килде үзенә.

– Беренче сыйныфта укыган оныгымның хәлен аңладым бит, – дип көлде ул азактан. – Мәктәптән кайткач, кечкенә генә эш кушсак та, арып кайтам бит мин, үзегез укып, өйрәнеп карагыз, ди иде... Нәкъ тә шулай! Онытылмасын дип, кабат-кабат укый торгач, күзләр күрми, колаклар шаулый башлый, баш тубал була... Үзебезнең мәктәптә укыган чаклар онытылган булган икән инде. Уку энә белән кое казу дигән мәкальне яшьтән белә идек, дөрестән дә, кое казыганнан ким булмады...

 

Шөкер, тырышлыгы бушка китмәде. Хәзер рәхәтләнеп Коръәнне гарәпчә укый... Әле бит әби белән онык арасын тагын да якынайтты бу гамәле...

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре