Онытмаска! Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына ничек әзерләнәләр?

Мәгълүм булганча, быел ил күләмендә Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Моңа өстәп 9 Майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын да билгеләп үтәчәкбез. Әлеге ике мөһим вакыйга хөкүмәт дәрәҗәсендә игътибарга алынды. Онытмаска һәм оныттырмаска: моңа быел нинди юллар аша ирешербез? Хөкүмәт йортында шул хакта сөйләделәр.

Биреп бетерәсе

Ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган бәйрәм чаралары республика күләмендә узачак, билгеле. Журналистлар белән очрашуда исә рухи юнәлештән битәр, кем әйтмешли, тотып карарга мөмкин булган ярдәм чаралары турында искә төшерделәр.

– Татарстан ветераннарына Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган юбилей медальләрен 2025 елның 1 апреленә кадәр тапшырып бетерәчәкбез, – диде республика Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева. Сүз уңаеннан, 2795 медаль тапшырылган инде. – Шулай ук районнарда Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барысына да «мактаулы гражданин» исеме бирү буенча эш алып барыла.

Ярдәм һәм эш

Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова искә төшергәнчә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан 55 мең сум һәм 80 мең сум күләмендә бер мәртәбә бирелә торган түләүләр билгеләнде. Моңа өстәп, Татарстан Рәисе карары белән, республика бюджетыннан да акчалата түләү каралган. Бу акча кемнәргә тиеш?

– Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм катнашучыларына, Икенче Бөтендөнья сугышы чорында фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан оештырылган концлагерьларда, геттоларда һәм башка мәҗбүри тоту урыннарында балигъ булмаган элекке тоткыннарга (50 мең сум күләмендә);

– вафат булган (сугышта һәлак булган) Бөек Ватан сугышы инвалидларының һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына (тол ирләренә) (10 мең сум күләмендә).

Министр Эльмира Зарипова моннан тыш ветераннарга тагын нинди ярдәм чаралары каралганын да искә төшерде. Әйтик, алар коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә ташламадан файдалана ала, протезлар (теш протезларыннан тыш) һәм протез-ортопедик эшләнмәләр белән тәэмин ителәләр.

Брифингта хәзерге каһарманнар – махсус хәрби операциядә катнашучылар турында да сүз булды. Эльмира Зарипова әйтүенчә, алар аерым игътибар үзәгендә. Түләүләр, ташламалардан тыш, СВОдан кайтучыларны хәзер эшкә урнаштыру буенча эш алып барыла. Министр искәрткәнчә, хәрбиләрнең эш урыннары сакланып кала. Аларны эштән азат итмиләр. Һөнәрен алмаштырырга теләгәннәргә яисә үз эшен ачарга җыенганнарга исә мәшгульлек үзәкләрендә булышалар.

Сүз уңаеннан, СВО ветераннарының 83 проценты эшкә урнаштырылган. 76 проценты элекке эш урыннарына кайткан. 78 кеше эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлаган.

Батырлар

Яңа гына эшли башлаган «Батырлар. Герои Татарстана» программасында катнашырга 641 кеше теләк белдергән. Бер атна эчендә тупланган сан бу!  КФУның дәүләти һәм муниципаль идарә югары мәктәбе директоры Игорь Привалов гариза бирү тәртибен аңлатты. Анкеталар «Россия – страна возможностей» сайтында кабул ителә.

– Гаризалар 31 мартка кадәр кабул ителә. Кандидатлар Россия гражданины булырга тиеш, моңа өстәп урта, махсус йә югары белемле, аларның хезмәт тәҗрибәсе булырга тиеш. Хөкем ителгән булмасыннар. Беренче этапта аларга эссе язарга тәкъдим ителә. Апрельдә икенче этап башлана, аларны тест көтә.  Апрель-май аралыгында катнашучылар белән күрешеп сөйләшәчәкләр. Бу этапка иң күп балл җыйган кандидатлар эләгәчәк. Конкурсның нәтиҗәләре 16 июньдә билгеле булачак, – диде ул. Сайлап алынган егетләрне уку көтә.

Фикер

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе:

– Ватан сакчылары – үз иленең язмышы, аның тыныч һәм имин киләчәге өчен җаваплылыкны үз өстенә алган кыю кешеләр. Хәрби бурычны үтәү гаять куркыныч шартларга бәйле. Югалтуларсыз да булмый. Ватанны саклаучыларның батырлыклары безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак. Безнең тарихның иң авыр фаҗигале битләренең берсе – Бөек Ватан сугышы. Бары тик безнең солдатларның һәм офицерларның гаҗәеп, тиңсез батырлыгы фашизмны юк итәргә, бөтен дөнья буйлап миллионлаган кешенең гомерен саклап калырга мөмкинлек бирде. Без һәрвакыт җиңүчеләр буынын истә тотачакбыз һәм аларга хөрмәт күрсәтәчәкбез. Тарихи дөреслекне саклау мөһим. Бүген илне яңа геройлар – махсус хәрби операциядә катнашучылар яклый. Безнең бурыч – аларга булышу. Аларга дигән социаль гарантияләр системасы эзлексез эшләргә тиеш.

(Ватанны саклаучылар көненә багышланган чарадан)

 

Кемнәр 2015 ел 19.02.25
Бөек Ватан сугышы инвалидлары 1148 32
Бөек Ватан сугышы катнашучылары, шул исәптән инвалид калучылар 2441 84
Гамәлдәге армия составына карамаган Бөек Ватан сугышы катнашучылары 805 30
Тыл хезмәтчәннәре 67866 7531
Вафат булган Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм инвалидларның тол хатыннары 4116 1249

 

 

 

Чулпан Галимова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре