Газетага язылу

Җөп һәм так саннар: Россия төбәкләре машина номеры буенча ягулык салуга күчә

Төбәкләр әкренләп ягулыкны машинаның дәүләт номерына карап сату тәртибенә күчә. 10 июльдән Псков өлкәсендә дә шулай булачак. Әлеге чараны керткән алтынчы төбәккә әйләнәчәк ул. Губернатор Михаил Ведерников үзенең рәсми каналында шул хакта хәбәр иткән, дип яза “KazanFirst”.

Төбәк башлыгы әйтүенчә, җөп саннар буенча – дәүләт номерлары 0, 2, 4, 6 яки 8 гә тәмамланган, ә так саннар буенча – 1, 3, 5, 7 яки 9га тәмамланган машиналарга ягулык салачаклар. Шул ук вакытта губернатор бу кагыйдәнең махсус транспортка (оператив, авария һәм ашыгыч хезмәтләр транспортына) кагылмаячагын билгеләп үткән.

Моннан тыш Псковның “Сургутнефтегаз” ягулык салу станциясендә ягулык сату режимы да үзгәрә икән. АИ-98 һәм югарырак маркалы бензин – тәүлек әйләнәсе, ә АИ-92 һәм дизель ягулыгы 14.00 дән 00.00 сәгатькәчә генә сатылачак.

Исегезгә төшерәбез: Орел өлкәсе ягулыкны автомобильнең дәүләт номерлары буенча сатуны гамәлгә керткән тәүге төбәккә әйләнгән. 4 июльдән биредәге кайбер ягулык салу станцияләрендә заправка көне машина номерының беренче саны буенча билгеләнгән график нигезендә эшли. Соңрак Мордовиядә, Түбән Новгород, Әстерхан һәм Липецк өлкәләрендә  дә шундый  ук чаралар кертелгән.

Гомумән, соңгы айларда Россиянең 60тан артыграк төбәгендә ягулык сатуны контрольдә тоту буенча чаралар кертелгән. Сәбәбе – май ахырында башланып киткән ягулык белән тәэмин итүдәге өзеклекләр.
Татарстанда, Удмуртия, Түбән Новгород өлкәсендә һәм башка төбәкләрдә чикләүләр, хакимиятнең рәсми рөхсәтеннән башка гына, кайбер ягулык салу станцияләрендә яисә конкрет челтәрләрдә гамәлдә булып килә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре