Операция вакытында пациентның йөрәген энә белән тишкән Чаллы табибын суд көтә

Чаллы хастаханәләренең берсендә эшләүче табибны саксызлык аркасында үлемгә китерүдә гаеплиләр.

Узган елның мартында 66 яшьлек табиб-травматолог-ортопед умыртка сөяге сынып китерелгән авыруга операция вакытында энә кертү тирәнлеген дөрес билгеләмәгән. Нәтиҗәдә табиб пациентның йөрәгенә зыян салган һәм 47 яшьлек ир-ат үлгән. Җинаять эше карау өчен судка җибәрелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре