Быелгы кыш бик салкын булыр, дип фаразлый белгечләр. Бакчачыларга салкын кышка ничек әзерләнергә?
Табигатькә күз салсак, быелгы кыш кырыс булачак, дип сөйләде URA.Ruга бакчачы-блогер Светлана Самойлова. Моның берничә билгесе бар.
Аның сүзләренә караганда, быел өрәңге һәм виноград агачларының яфраклары вакытыннан алда куе кызгылт төскә кергән – бу салкын кыш буласын кисәтә. Августта ук өлгергән миләш кышның озакка сузылачагы һәм кырыс булачагы турында сөйли, яз исә гадәттәгедән соңрак киләчәк, дип билгеләп үтте ул. Бакчачы сүзләренчә, быел гөмбә һәм җиләк уңышы мул булган, бу һәрвакыт салкын кышлар алдыннан була.
Самойлова сөйләгәнчә, башлы суганның берничә кат «киенүе» шулай ук салкын кышның бер билгесе. Алма кабыгының калын булуы да шул турыда кисәтә.
Шулай ук песнәкләрнең дә иртә кайтулары салкын кыш көтелүе турында сөйли.
Кыш салкын булса, бакчачыларга нишләргә?
Светлана Самойлова карлы кыш – бакча өчен бүләк ул, ди. Кар җирнең япмасы ролен үти һәм үсемлекләрне саклый, ә кар сулары туфракны туендыра. Кышның карсыз, ләкин салкын булуы начаррак, чөнки мондый очракта гөлчәчәкләр, гортензияләр һәм башка туфракта кышлаучы үсемлекләргә зыян килергә мөмкин. Кыш алдыннан агачларның ябалдашларын бәйләргә кирәк. Кыш көне теплицадагы карны чистартып тору зарур.
Кыш җылы килсә, нишләргә?
Кышның җылы булуы бакчада корткычлар күбәюгә һәм үсемлек авырулары таралуына китерергә мөмкин. Узган елгы кыш шундыйлардан булган. Нәтиҗәдә җәй көне корткычларга каршы көрәшергә туры килгән. Июль башында грушаның күгәрүе дә кышның җылы килүенә бәйле. Кыш җылы булачак дип фаразланса, корткычларга каршы агулар алып куярга киңәш ителә.
Лиана Габбасова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез