Ординатурада бюджетта белем алучы медик студентлар өчен яңа закон барлыкка килде

Медицина уку йортларында ординатурада бюджет нигезендә белем алучы студентлар йомгаклау аттестациясен узганчы максатчан уку турында килешү төзергә тиеш булачак. Шундый законны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.

Медицина югары уку йортларын тәмамлаучылар мәҗбүри рәвештә медицина иминияте программасында катнашучы медицина учреждениеләрендә 3 елга кадәр остаз белән эшләргә тиеш була. Бу хакта «ТАСС» хәбәр итте.

Төзәтмәләр «Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында»гы һәм «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы федераль законнарга кертелде. Алар 2026 елның 1 мартыннан үз көченә керәчәк (кайбер нигезләмәләрдән тыш).

Документта шулай ук җаваплылык чаралары да каралган: әгәр якларның берсе килешү шартларын үтәмәсә, аңа уку бәясен кайтарырга туры киләчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре