Газетага язылу

Оренбургта Татарстаннан килгән ике ир-атны наркотик белән тотканнар

Полиция хезмәткәрләре Оренбургта бер торак йортның ишегалдында Чаллыдан ике ир-атны тоткарлаганнар. Алар наркотикларны законсыз әйләнештә йөртүдә шикләнелә. Бу хакта “Татар-информ” Эчке эшләр министрлыгының Оренбург өлкәсе буенча идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.

Татарстаннан килгән ир-атларның кесәләрендә синтетик наркотиклы 66 төргәк тапканнар. Һәр төргәкнең авырлыгы ике грамм чамасы тәшкил иткән.
Моннан тыш аларның фатирында шундый ук матдә тутырылган барлыгы 410,75 грамм авырлыкта пакетлар, шулай ук төрү материаллары тапканнар.

Ведомство мәгълүматларына караганда, ир-атлар “синтетика” сатучы интернет-кибет (законсыз эшләүче) аша эш иткән. Моңа кадәр алар урман полосасында яшерен урыннан наркотикларның зур партиясен алган. Шуның бер өлешен төргәкләргә урнаштырып, Оренбургта яшерен урыннарга куеп китеп сатарга ниятләгән.

Әйтергә кирәк, ир-атлар наркотикларның законсыз әйләнеше өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булган инде. Хәзер аларга карата җинаять эше кузгатылган. Тикшерү чорына ике дусны сак астына алганнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре