Кукмара районының Өркеш авылында зур бәйрәм булган. Алар читтә яшәүче якташларын җыеп, очрашу уздырганнар. Олы яшьтәге, инде нигезләре дә калмаган якташларын чакырып кунак иткәннәр. Авылдашларының мондый хөрмәтенә кайткан кунакларның да күңеле булган. Алар таралышырга да теләмәгән.
– Якташларыбыз бик сагынышкан. Алар көн дә җитмәде. Бер-берләрен танымаучылар да бар. Елашып кочаклашалар. Инде быелгы очрашу бетмәгән, алар инде икенче елга очрашу турында сөйләшәләр. Азнакайдан кайткан авылдашыбыз, Свердловск якларына китеп тормыш корган күп кенә авылдашлар кайткан иде. Бик рәхәт итеп утырдык. Күрешеп, сөйләшеп кенә калмадык, уеннар да уйнаттык. Күңел дә ачтык. Бәйрәм җыр-моңга үрелеп барды. Әле дә шул хисләр белән йөрибез. Киләчәктә дә читтә яшәүче авылдашларын сөендерергә насыйп булсын. Туган җирләре белән элемтә өзелмәсен, - ди Өркеш авылы бәйрәмен оештыручыларның берсе Фирая Мортазина.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                             
                             
                             
                             
                             
                             
                             
                             
                             
                             
                             
                             
                             
                             
                             
                             
                             
                             
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез