«Орленок» лагерена гаризалар кабул итү озайтылган

«Ачышлар дөньясы» профильле сменасында катнашу өчен гаризалар кабул итү озайтылган. Укыту программасы 2021 елның октябренә планлаштырыла.

Гаризалар 1 августка кадәр кабул ителә. Анда илнең барлык төбәкләреннән 11 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалар, география белән кызыксынучы 5-10 сыйныф укучылары, шулай ук яшьләр һәм балалар берләшмәләрендә актив катнашучылар чакырыла.
Узган елның июль аенда үзәк 60 еллык юбилеен билгеләп үткән иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре