Казанда чыпчыклар саны фаҗигале рәвештә кимегән. Татарстанда алар калмаган диярлек, дип хәбәр итә "Казанские ведомости" Казан федераль университетының биоэкология, гигиена һәм иҗтимагый сәламәтлек кафедрасы мөдире, биология фәннәре докторы, профессор Илгизәр Рәхимовка сылтама белән.
"Табигатьтәге һәр төрнең, шәһәрдә яки башка җирлектә яшәвенә, синантроп яки булмавына карамастан, үз кануннары бар. Хәзер югалу куркынычы астында чыпчыклар: аларга берәү дә тими, ләкин саны кинәт төшә. Яки, мәсәлән, без элек горлицаларны паркларда очрата идек - хәзер аны Кызыл китапка керттеләр диярлек. Безнең Татарстанда яшәүче чыпчыкларның ике төреннән йорт чыпчыгын без таба алмыйбыз диярлек, аны шәһәрдә кыр тибы алыштырды», - дип сөйләде Илгизәр Рәхимов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез