ОРВИ һәм грипп йоктыручылар саны кискен кимегән

Татарстанда 3–9 ноябрь аралыгында ОРВИ һәм грипп йоктыручылар саны өчтән бер өлешкә кимегән.

Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта республикада 6220 чир очрагы теркәлгән. Бу узган атнадагы күрсәткечтән 38,1 процентка кимрәк.

Белгечләр әйтүенчә, вируслар арасында ОРВИ өстенлек итә. Шулай ук балалар арасында авыручылар саны кимү күзәтелә. Ковидка килгәндә дә, чир йоктыручылар күп түгел: узган атнада 93 шундый очрак ачыкланган.
Сүз уңаеннан, республикада 1 миллионнан артыграк кеше (халыкның 45,7 проценты) прививка ясаткан. 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре