Үзбәкстанда ОРВИдан Һиндстан препараты кулланып 18 бала үлгәннән соң җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә "Российская газета".
"Док-1 Макс" препаратын кабул итү нәтиҗәсендә 18 баланың үлеме факты буенча Quramax Medical (препарат импортчысы) һәм "дару чараларын стандартлаштыру фәнни үзәге" ҖЧҖ вазыйфаи затларына карата җинаять эше кузгатылды <...> (Көчле матдәләр булган дару чаралары рецепты буенча ваклап сату тәртибен бозу)", - дип хәбәр итә басма.
Тикшерү кысаларында дарулар импортлаучы компания хезмәткәрләре тоткарланган инде. Бу маддә буенча максималь җәза – 15 ел иректән мәхрүм итү.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез