Иминиятләштерү компанияләре, Үзәк Банк тариф чикләрен ике якка да 26 процентка киңәйткәннән соң, ОСАГО бәясен арттыра башлаган. Бу хакта “Известия” яза.
Соңгы берничә көн эчендә генә дә мәҗбүри “автогражданка” хакы 6 процентка артып, уртача 6 841 сум тәшкил иткән. Яңалык 13 сентябрьдән гамәлгә кергәнче, уртача бәя 6,4 меңнән артмаган булган.
“Сравни” иминиятләштерү бизнесын үстерү директоры Александр Крайник әйтүенчә, якын араларда илдә ОСАГОның уртача бәясе – 7 мең сумга, ел азагына – 7,2 мең сумга җитәргә мөмкин.
Тарифлар артуның төп сәбәпләреннән берсе – запась частьләр бәясенең нык үсүе. Компанияләр полисны март аена кадәр иске бәядән сатып алучыларга китерелгән зыянны детальләр өчен яңа бәядән капларга тиеш булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез