Яңалыкның төп үзенчәлеге: кагыйдә бозучыларны тәүлегенә бер генә тапкыр җаваплылыкка тартып була. Йөртүче юлга полиссыз чыкса, 800 сум түләячәк. Икенче көнне дә кагыйдә бозып, рульгә утырса, штраф күләме – 3 мең сумга, аннан соң 5 мең сумга җитәчәк.
Россия Автоиминиятчеләр берлеге мәгълүматлары буенча, илдә йөртүчеләрнең 7–10 проценты (2,5–3,6 млн кеше) ОСАГО полисы булмаган килеш рульгә утыра.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез