Дәүләт Думасы депутатлары авыр җинаять кылган өчен үзләреннән хөкем карары алынмаган кешеләрне* мобилизацияләүне тыюны юкка чыгаруны күздә тоткан законны соңгы – өченче укылышта кабул иткән.
Документта дәүләткә хыянәт итү яки шпионаж кебек җинаять кылучыларны мобилизацияләүгә рөхсәт бирмәү күздә тотыла. Бу хакта Интерфакс хәбәр итә.
Моннан тыш балигъ булмаганнарны көчләү, террорчылык, заложник алу, законсыз кораллы формирование оештыру һәм башка җинаятьләр өчен үзләреннән хөкем карары алынмаганнар да мобилизациягә җәлеп ителми.
Шулай ук дәүләткә хыянәт итү, шпионаж, кораллы фетнә, дәүләт эшлеклесенең гомеренә кизәнү, хакимиятне көч белән алуда гаепләнүчеләр мобилизация буенча чакырылмый.
*граждане с непогашенной судимостью – төрмә срогын тутырса да, мондыйлар билгеле бер вакыт дәвамында шундый статус белән йөри
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез