Газетага язылу

Останкино манарасы Татарстан әләме төсенә керәчәк

ТАССРга 100 ел тулу һәм республика көне уңаеннан 30 августта Мәскәүнең Останкино манарасы Татарстан әләме төсенә керәчәк. Бу хакта Татарстанның Россиядәге илчелеге хәбәр итә.

“ 30 август – Республика көнендә Останкино манарасы 10.00 сәгатьтән 22.00 гә кадәр Татарстан әләме төсенә керәчәк һәм котлау да биреләчәк”, - диелгән ведомство сайтында.
Останкино манарасы Россиянең һәм Европаның иң биек корылмасы санала. Ул Россия телевидениесе символы да.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

ТАССР ТАССРга -100 ел Останкино

Көн хәбәре