“Соңгы ун елда илдә фәкыйрлек проблемасы кимеде һәм бик зур тизлек белән. Без моны башка илләр белән чагыштырып караганда да күрәбез: Россия фәкыйрьлек дәрәҗәсе түбән булган илләр рәтенә керә. Минем уйлавымча, бүген безнең алда башка мәсьәлә тора: фәкыйрьлек ул илнең иминлек дәрәҗәсен билгеләүче бердәнбер күрсәткеч түгел. Тормыш дәрәҗәсе икътисадый үсеш күзәтелгәндә генә мөмкин дип әйтәбез икән, бу – дөрес. Бүген урта сыйныфны киңәйтү – илнең иминлеге өчен төп бурыч”, – диде ул.
Лилия Овчарова сүзләренә караганда, 2000 нче еллар башында илдә яшәүчеләрнең өчтән береннән дә күбрәк өлешенең кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк булса, бүген әлеге күрсәткеч 6 процент чамасы.
Билгеле булганча, XVII “Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум” халыкара икътисадый форумы башкалада 12-17 майда уза. Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә ул 2023 елдан федераль статус алды һәм Россиянең Ислам дөньясы белән хезмәттәшлегендә төп мәйданга әверелде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез